Логотип Идель
Яңалыклар

КАРАБОДАЙ БӘЯСЕ ЯНӘ ШАККАТЫРА

Кибетләрдә карабодай бәясе бу җәйдә соңгы 10 ел эчендә рекордлы күрсәткечләргә кадәр арткан.

Кибетләрдә карабодай бәясе бу җәйдә соңгы 10 ел эчендә рекордлы күрсәткечләргә кадәр арткан. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән РБК яза.

2021 елның августында 1 кг карабодай кибетләрдә уртача 102,5 сум торган. Соңгы тапкыр бәяләр 1 кг өчен 100 сумнан 2011 елның маенда артып киткән иде. Карабодайның килограммы 112 сумга кадәр күтәрелгән иде.

Аналитиклар билгеләп үткәнчә, 2020 елда карабодай бәясенә пандемия алдыннан шау-шулы ихтыяҗ йогынты ясаган. 2020 елның мартында россиялеләр үзизоляциягә әзерләнеп,  ярма һәм озак вакыт саклана торган башка товарлар сатып алды. 2020 елның җәендә карабодай бер ел эчендә иң кыйммәткә төшкән продуктларның берсенә әверелде: июльдә бәя 1,8 тапкыр артты - килограммы 87 сумбулды. Шул ук вакытта узган елның июль - август күрсәткечләре 2021 елның җәенә караганда 17% ка түбәнрәк иде.

Татарстанда, 13 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 1 кг карабодай ярмасы 85,25 сум тора.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев