Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Карабодайга бәя арта, ләкин кибеткә чабарга ашыкмагыз!

    ТАСС агентлыгы зур җитештерүчеләрне берләштерә торган Рупродсоюз оешмасының башкаручы директоры Дмитрий Востриковка сылтама белән хәбәр итүенчә карабодай ярмасына бәяләр артачак:

    «Сентябрь аеннан октябрьгә кадәр карабодай ярмасының 1 килограммы 49 сумнан 53 сумга кадәр артты. Әмма күпләп сату динамикасын исәпкә алган хәлдә, аның тагын да артуы өчен алшартлар бар. Ел азагына бәяләр тагын да артачак."

    Хәзерге вакытта 1 килограмм карабодай ярмасының күпләп сату бәясе уртача 43 сум тирәсе тәшкил итә. Шул ук вакытта, ул сентябрь аенда — 27 сум, ә 2018 елның октябрендә 18-19 сум торган. ,

    Реклама

    Башка  илләрдә бу ярманы бик ашап бармасалар да, русиялеләр карабодайны ярата. “Гречка”да тимер күп, шулай ук аның составында кальций, калий, фосфор, йод, цинк, фтор, молибден, кобальт бар. Карабодай ярмасында В1, В2, В9 (фолий кислотасы), РР,  Е витаминнары да бар.

    Бәяләр артса да кибеткә барып капчыклап ярма алырга ашыкмагыз. Сәүдә челтәрләрендә аның белән бәйле ажиотаж бәяләрнең тагын күтәрелүенә китерәчәк.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!