Логотип Идель
Яңалыклар

«Каракуз лейблы»ннан ике көнлек воркшоп

1-2 мартта «Каракуз лейблы» Әлмәттә «Техника эше» дигән ике көнлек воркшоп үткәрәчәк.

Программада лекцияләр, концерт, шулай ук теоретик һәм практик дәресләр каралган. Алар лейбл өчен артистлар табу һәм җирле музыкантлар белән танышу максатыннан чыгып төзелгән. 

Чаралар "Әлмәт" иҗтимагый үзәгенең концертлар залында узачак.

1 мартта ”Каракуз лейблы” турында "Оммаж" төркеме катнашучылары - Айрат Нуркаев һәм Михаил Гордеев сөйләячәк; Фәүзия Кадыйрова (Fauzia) "Музыка индустриясендә беренче ышанычлы адымнар" дигән темага чыгыш ясаячак; Михаил Гордеев "10 мең сумга клип төшерергә" өйрәтәчәк, һ.б кызыклы темаларга чыгышлар булачак.

2 мартта "Babykәsh", "Fauzia" һәм "Оммаж" һәм "Юна" төркемнәре концерты һәм башка чаралар үтәчәк.

Керү ирекле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев