Логотип Идель
Яңалыклар

Кариев театры «Арлекин» фестиваленең махсус премиясенә лаек булды

Бу фестивальдә Кариев театрының икенче катнашуы.

26 апрельдә, Санкт-Петербург шәһәрендә XX «Арлекин» Россия Милли театр премиясенең бүләкләү тантанасы булды. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Камыр батыр» спектакле (режиссеры Марфа Горвиц) жюриның махсус премиясенә лаек дип табылган. 

Татар халык әкияте мотивлары буенча «Камыр батыр» спектакле балалар драматургия лабораториясе кысаларында иҗат ителгән. Биш көн дәвамында балалар танылган драматург Алексей Житковский белән берлектә «Камыр батыр» әкиятенең үз версиясен төзегән, аны геройлар тормышыннан кызыклы детальләр белән тулыландырган. Фестиваль жюрие спектакльнең нәкъ менә шушы үзенчәлеген билгеләп үткән.

"Арлекин" дипломын "Балалар һәм яшүсмерләр заманча театрының яңа сәнгати чараларын эзләве өчен" тапшырдылар. Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театрлар - балаларга” федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә куелган.

Бу фестивальдә Кариев театрының икенче катнашуы. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев