Логотип Идель
Яңалыклар

Кариев театры «КАРАШ» беренче инсценировка мәктәбе оештыра

Бу Мәктәпкә үзен драматургия өлкәсендә сынап карарга теләгән яшь авторлар чакырыла

Сер түгел, Татар яшь тамашачы театры балалар һәм үсмерләр өчен драматургия әсәрләренә мохтаҗ. Кариев театры "Ә нишләп әле үзебезгә татар классик әдәбияты буенча инсценировка язарга өйрәтә торган мәктәп булдырмаска", дигән фикергә килгән. Шулай итеп, «КАРАШ» беренче инсценировка мәктәбе проекты туган. 
 
"Без бу Мәктәпкә үзен драматургия өлкәсендә сынап карарга теләгән яшь авторларны чакырабыз. «Яшь» дигәнебез чикләү түгел, катнашучыларның яше 18-дән чиксезлеккә кадәр була ала. Иң мөһиме, йөрәгегез яшь булсын!", - дип яза оештыручылар 


 
Гаризалар буенча сайлап алынган катнашучылар драматургия нигезләрен өйрәнәчәк. Гадәттә түләп ала торган белемне бер атна дәвамында БУШЛАЙ экспресс рәвештә үзләштерү мөмкинлеге бу!

10 кеше көз көне икенче этапка сайлап алыначак, ә финалга үткән 2 кешенең пьесалары театрда куяр өчен каралачак! 
 
Без сезне «КАРАШ»та күрергә телибез! Гаризалар 5 нче июньгә кадәр кабул ителә. Тулы мәгълүмат һәм анкета-гариза - нигезләмәдә

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев