Логотип Идель
Яңалыклар

Кариев театры сәхнәсендә - "Йосыф" спектакле

15-16 нчы июнь көннәрендә 18:30 сәгатьтә Г.Кариев театры Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

15-16 нчы июнь көннәрендә 18:30 сәгатьтә Г.Кариев театры Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Болгар чоры шагыйре Кол Галинең XIII йөздә иҗат ителгән поэмасы нигезендә Йосыф, аның әтисе, абыйлары турында бөтендөньяга билгеле легенда ята. Кариев театры татар халкының яраткан китабына музыкаль-пластик куелыш аша яңача караш ташларга чакыра. 

Гадел һәм тугры булу, сыналу һәм сынмау, олы мәхәббәткә һәм яхшылык яманлыкны җиңәсенә ышану, язмышка буйсыну –  борынгы тарих аша бүгенге көн тамашачысы белән менә ниләр хакында сөйләшү көтелә. 

Ренат Әюпов: «“Йосыф” спектакле – драматургия, электрон музыка һәм заманча хореография синтезы. Спектакльнең асылы – яшь тамашачыларга һәр кешенең күңелендә яктылыкка һәм изгелеккә урын барын искәртү, бу хакта без тормыш агымында онытып кына җибәрәбез. Ләкин иман һәм борынгы ядкарьләр безгә юл күрсәтә ала. Көчле рухлы һәм ышандыру сәләтенә ия Йосыф бүгенге катлаулы дөньяда да безнең өчен яхшылык үрнәге булып тора. Ничәмә-ничә гасыр узуына карамастан, кешелек өчен бу сыйфатларның кадере үзгәрешсез кала». 

Спектакльнең иҗат төркеме:

  • Рәссам – Игорь Капитанов 
  • Костюмнар буенча рәссам – Фәгыйлә Сельская, «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты
  • Куючы хореограф – Марат Казыйханов 
  • Ут буенча рәссам – Евгений Ганзбург, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре
  • Композитор – Йосыф Бикчәнтәев 
  • Спектакльнең фәнни киңәшчесе – Равил Гайнетдинов, мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзәрәте рәисе, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе
     
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев