-
Казанда «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале узачак Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары лекцияләрдә, фотокүргәзмәдә, китап һәм фильм презентациясендә, шулай ук музыкаль вакыйгаларда катнаша алачак.
-
Җәй климат нормасына якын булыр дип көтелә КФУ галиме сүзләренә караганда, соңгы елларның тенденциясе шундый: вегетация чоры озайтыла, чөнки көз соңрак, ә яз иртәрәк килә. «Менә быел да яз иртә һәм җылы. Март аномаль җылы булды, температура аномалиясе 2 градустан артып китәчәк
-
КФУда киносценаристларны әзерләү магистрлык программасы ачыла Программага 15 бюджет урыны бирелгән. Магистрлар ике ел дәвамында читтән торып белем алачак. Әлеге программага әдәбият фәненнән әңгәмә нәтиҗәсендә кабул итәчәкләр
-
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Кариев театры яңа театраль сезонга ниләр белән керә?
Татарстан театрлары бер-бер артлы яңа театраль сезонны ача башлады. Бүген, 3 октябрьдә Кариев театры 32нче сезонын ача.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тамашачыларны чын милли һәм театр бәйрәме көтә.
18.00 сәгатьтә фойеда декоратив-гамәли сәнгать осталары ясаган милли стильдәге эшләнмәләр һәм сувенирлар ярминкәсе, профессионаллардан балалар өчен остаханә, күргәзмәләр, интерактив программа башланып китәчәк. Оештыручылар шулай ук фотозона, "Туган авылым"нан күчтәнәч булыр, дип вәгъдә итә.
18.30да “Кәҗүл читек” спектакле белән яңа сезон ачыла. Ләкин бу әле Кариев театры әзерләгән сюрпризларның барысы да түгел. Мәсәлән, балалар һәм яшүсмерләр өчен «ASYL» Бөтенроссия драматурия конкурсы тәмамланды. Анда дүрт номинациядән кала, өстәмә номинацияләр дә игълан ителгән иде. Бүләк фонды 400 мең тәшкил итте. Кайсы эшләр җиңгән? Театрның репертуары бу конкурс нәтиҗәсендә ничек баер? Бу турыда бүген үк хәбәр итәрләрме – тамашада беленер.
Кариев театры җәй башында ук тагын бер яңа конкурс игълан иткән иде. Балалар һәм яшьләр театры үзенең символы булырдай җәнлекне өч ай буена эзләде. Конкурска 18 эш килгән. Балалар символ буларак тәкъдим иткән җан ияләреннән тулы бер зоопарк туплап булыр иде: арыслан, керпе, тиен, бүре, эт, мәче, куян һәм хәтта сандугач... Театр шуларның кайсын символ итеп сайлар – әлегә сер итеп саклана. Тик шунысы билгеле, яшь, көчле, актив, талантлы әлеге җанвар спектакль алдыннан балаларны да каршы алырга мөмкин.
Яңа сезон яңа премьераларсыз булмый. Шуларның берсе, Екатерина Корабельник сәхнәләштергән “Йомрыбаш” яшьләр комедиясен тамашачы 10, 11, 17 октябрьдә үк карый алачак. Театр балалар һәм үсмерләр өчен белем бирү проектлары да башлап җибәргән иде: “Мобиль дәрес”, “Кариев +” инде Казанның күп кенә мәктәп балаларына таныш. Әлеге проектлар дәвам итәчәкме? Башкалары да булачакмы? Ихтимал, сезон ачылышында бу сорауларга да җавап ишетеп булыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз