КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА "АЧЫКТАН-АЧЫК" СӨЙЛӘШӘЛӘР
Гадәттә без спектакль карарга киләбез һәм кайтып китәбез. Аннан ул турыда театр ишекләреннән чыгып киткәч сөйләшәбез. Ә бу юлы - башкача.
Гадәттә без спектакль карарга киләбез һәм кайтып китәбез. Аннан ул турыда театр ишекләреннән чыгып киткәч сөйләшәбез. Ә бу юлы - башкача. Нәрсә карадык без? Безнең мөнәсәбәтебез нинди? Спектакль безне җәлеп иттеме, юкмы? Җәлеп итсә, нәрсә белән? Без нинди театр күрергә телибез? Заман театры ничек яши?
Хәзер исә барысын да «Ачыктан-ачык» сөйләшү мөмкинлеге булдырылды. Театр репертуарында булган спектакльләр һәм премьералар. Традицияләр һәм яңа формалар. Репертуар һәм эзләнүләр.Ни өчен яшь тамашачы театрында? Чөнки, без үзебез дә - яшь тамашачы. Беренче студентлар мөгаллимнәре Миләүшә Хәбетдинова белән берлектә «Кәҗүл читек» спектаклен карадылар. Соңыннан спектакльнең режиссёры Ренат Әюпов һәм актёрлар белән фикер алышу булды.
Спектакльгә мәктәп, курсыгыз белән килеп, ахырдан актёрлар һәм режиссёр белән сөйләшәсегез килсә, театрның Инстаграмм аккаунтына язырга кирәк.
Чыганак: Кариев театры матбугат хезмәте
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев