Логотип Идель
Яңалыклар

Кариев театрында - Ассоль белән Грэй хикәяте

Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры 36 нчы сезонда тамашачыны “Ал җилкәннәр” спектакле белән сөендерәчәк.

Ассоль белән Грэй мәхәббәте дигәч, күзалдына җәйге лагерьда яшьләр белән гитарага “Алые паруса”ны җырлаган вакытлар килеп баса. Бу хисләрне кабаттан яңартырга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек барлыкка килде. Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры 36 нчы сезонда тамашачыны “Ал җилкәннәр” ("Алые паруса") спектакле белән сөендерәчәк. 

Премьера әле сентябрь аенда гына көтелә. Ә без, журналистлар, спектакльнең ачык репетициясен карарга өлгердек. Барлык серләрне алдан чишеп бетермичә, кайбер кызыклы өлешләренә тукталырбыз. Беренчедән, Александр Гринның “Ал җилкәннәр” повесте моннан йөз ел элек – 1923 елда язылган. Әсәрнең татар театрында куелуы яшьләребез өчен сөенечле вакыйга. Өстәвенә, ул бөтенләй гадәти булмаган форматта тәкъдим ителде. Ягъни, тамашачы вакыйгаларны залдан түгел, ә сәхнәдә утырып күзәтә. Тамаша залы диңгезгә әйләнеп, рәхәт мохит тудыра.

Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге - анда театр училищесы студентлары катнашудыр, мөгаен. Алар ачык репетициядә остазлары - Лилия һәм Илнар Низамиевлар, театрның баш режиссеры - Ренат Әюпов һәм журналистлар, укытучылар алдында зур имтихан тотты. Беренче курсны гына тәмамлауга карамастан, аларда дулкынлану-борчылу хисләре артык сизелмәде. Араларында "бу чыннан да артист булачак!" диярдәйләре бар. Алар спектакльдә Капернада яшәүче балалар, матрослар, Грэй гаиләсе хезмәтчеләре, диңгез балыклары, биюче һәм музыкантлар ролен уйнадылар. Иҗат төркеменә килгәндә, Ассоль роле ике составта уйналачак. Ачык репетициядә Кариев театрының яшь артисты Ләйсән Большова уйнавында карадык, ә Артур Грэйны Искәндәр Низамиев уйный. 

Алай гына да түгел, театрның баш режиссеры - Татарстанныңң атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов спектакльне сәхнәгә куюдан тыш, үзе дә катнаша. Премьерада тамашачы аны бик кызыклы рольдә күрә алачак. 

Алда әйткәнемчә, барлык серләрне дә чишсәң кызык булмас. "Тумаган тайның билен сындырмагыз" диләрме әле? Шуның кебек, репетициягә генә нигезләнеп ниндидер нәтиҗә ясау да урынсыз. Шуңа күрә тиздән булачак премьераны көтәбез инде хәзер...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Кариев театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев