КАЯ ТӘГӘРИБЕЗ? ХЕЗМӘТ ХАКЫНЫҢ ЯРТЫСЫ - РИЗЫККА
Россиялеләрнең 60%тан артыгы азык-төлеккә айлык керемнең яртысын диярлек сарыф итә, шул ук вакытта 16%ның азык-төлеккә бөтен хезмәт хакы диярлек китә.
Россиялеләрнең 60%тан артыгы азык-төлеккә айлык керемнең яртысын диярлек сарыф итә, шул ук вакытта 16%ның азык-төлеккә бөтен хезмәт хакы диярлек китә. Бу хакта РИА "Новости""Синергия" университеты тикшеренүенә сылтама белән яза.
"Россия гражданнарының 60,4 проценты азык-төлеккә айлык кеременең яртысын диярлек бирә. 16 процент халыкның туклануга бөтен хезмәт хакы диярлек китә, ә 14,8 процент бу чыгымнары хезмәт хакының якынча өчтән берен тәшкил итә", - дип билгели экспертлар.
Сораштырудан күренгәнчә, россиялеләрнең 8,8% ы гына ашауга үз бюджетының 20% тан артыгын сарыф итми. Россиялеләрнең абсолют күпчелеге (96%) соңгы айларда продуктларга бәяләр артуга игътибар иткән. Респондентлар фикеренчә, барыннан да күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продукциясе, ит һәм үсемлек майлары кыйммәтләнде. Россиялеләрнең 77% тан артыгы якындагы айда азык-төлекнең кыйммәтләнүен көтә, 21,5% бәяләр үзгәрмәячәк дип саный
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев