КАЙБЫЧ МУЗЕЕНДА МУСА ҖӘЛИЛ КҮРГӘЗМӘСЕ
Бүген «Кайбыч ягы музее»нда «Һәлак булса да, үлми герой!» дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылачак.
Бүген «Кайбыч ягы музее»нда «Һәлак булса да, үлми герой!» дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылачак.
«Һәлак булса да, үлми герой...» дигән күчмә күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатирының музейара күргәзмәләр проекты кысаларында республика музейлары өчен оештырылды һәм Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышлана.
Муса Җәлил фашистлар тоткынлыгында язылган «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы аша киң танылу алды.
Ел саен 15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә һәм «Төп нөсхә көне» үткәрелә. Бу көнне «Моабит дәфтәрләре» музей фондыннан чыгарылып, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. Шагыйрь тарафыннан Берлинның Моабит төрмәсендә үлем алдыннан язылган һәм ниндидер могҗиза белән сакланып калып, безгә килеп җиткән бу үлемсез әсәрләр, музейның иң кыйммәтле экспонатларының берсе булып тора.
Күренекле татар шагыйренең тууына 115 ел тулу уңаеннан күчмә күргәзмә Олы Кайбыч авылы халкы һәм кунаклары өчен «Кайбыч ягы музее» нда тәкъдим ителәчәк һәм конференция, лекция һәм экскурсияләрне үз эченә алган чаралар циклына керәчәк.
Проект авторлары хәбәр иткәнчә, күргәзмә 2021 елның 10 февраленә кадәр Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы, Гисматуллин урамы, 3 адресы буенча урнашкан «Кайбыч ягы музее» залларында эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев