-
Татарстанлыларга тарифларны исәпләү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
-
Татарстан мөфтияте 11 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.
-
Татарстан китап нәшрияты XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә китапларын тәкъдим итә Татарстан китап нәшрияты бирегә тарихи, туган якны өйрәнүгә караган китапларны, классик әдипләребез иҗатын, татар теленә үзөйрәткечләрне, сүзлекләрне, балалар әдәбиятын, бүләк-басмалардан тупланган төрле жанрдагы 200 китап алып килә.
-
Язучылар елмаерга чакыра Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри,14) “Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр” дип исемләнгән юмор кичәсе була.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Каймак кыйссасы
Сәгать алты тулу белән, Фәридә Фатыйховна чыгып китәргә җыена башлагач, без – хезмәткәрләр бер-беребезгә карашып алдык. Гадәттә, аның болай “иртә” кузгалганы юк. Һәрхәлдә, оешмада өч ел эшләү эшләү дәверендә, күргәнем булмады. Берүзе калып, “иркенләп” эшләргә ярата ул. Кайберәүләр аның “эш аты” булуын, гаиләсе юклыгы белән бәйлиләр, кайберәүләр артык җаваплылыгыннан диләр. Ике фикер белән дә килешергә, килешмәскә дә була, ләкин асылы шул. Бүлек башлыгы булса да, Фәридә Фатыйховна бик гади кеше. Әниебез кебек дисәм дә, ялган булмас. Эштә катлаулы хәлләр килеп чыкса, “амбразураны күкрәге белән ябар”, киңәш сорасаң, иң яхшысын бирер. Яллардан соң үзе пешергән тәмлүшкәләр белән сыйлавы гына ни тора! Якыннарына гына түгел, таныш-белешләренә дә ярдәм кулын сузарга торганын, юмарт икәнен дә беләбез аның. Әле менә эштән вакытында китәргә җыенган икән, димәк, кемгәдер аның ярдәме кирәк.
– Кызлар, егетләр, иртәгә авыл каймагы белән сыйланырга әзерләнегез. Әни мәрхүмнәрнең күршесе Сара килә. Калада тукталыр кешесе юк, каршы ал дип, кичә шылтыраткан иде.
Фәридә Фатыйховнаның истә бер сөйләнгәне, авылдагы йортта кеше тормагач, ярты ындырга печән чәчәбез, күршеләр җыеп ала дип. Кәнишне, каймак киләчәк күчтәнәчкә! Менә бит, бүлек башлыгыбызның әнисенең ындырыннан печән ашаган сыерның өлеше безгә дә насыйп булмакчы!
“И, күптән авыл каймагы белән чәй эчәсе килә иде”, – дип кулларын уып алды Фәизебез, ишек ябылгач.
“Үзегезгә дә күчтәнәч итеп алып килгәнне, эшкә ташымагыз дияргә беребезнең дә башына килмәде”, – диде Рәсимә, Фәизгә шелтәле карашын ташлап.
– Әйтсәк тә, барыбер тыңламас иде, беләсез бит инде Фәридә Фатыйховнаны.
– Безнең белән бүлешмәсә, тамагы туймый бит аның.
– Иң мөһиме, ак күмәч алып киләргә онытмагыз, авыл каймагы белән тәмле була.
– Фәридә Фатыйховна авыл икмәге алып килмәс микән?
Төшкә генә керәсе калды авыл каймагының! Минем үзем, авыл каймагын арыш икмәге белән ашарга яратам. Иртән өлгереп булмас дип, эштән чыккач, кибеткә сугылырга булдым. Рәсимә дә миңа ияреп, батон алып чыкты.
Икенче көнне, Фәридә Фатыйховна: “Бераз соңгарак калып киләм”, – дип шылтыраткач, каймак белән ныгыттырып чәй эчәсе килсә дә, түзәргә булдык. Ашказаннарыбыз: “Каймак, каймак, авыл каймагы”, – дип сулкылдый башлаганда, бүлек башлыгыбыз, нәкәнис, үзе килеп керде. Әниләрен базардан көткән балалар кебек, күзләребез иң беренче кулындагы сумкасына төште. Тик аннан каймак салынган савыт чыгарга ашыкмады. Әкренләп төшке аш вакыты якынлашты. Ә каймак юк. Без хатын-кызлар итагатъ сакласак та, Фәизнең тәмам түземлеге бетте: “Фәридә Фатыйховна, кайчан авыл каймагы белән чәй эчәбез?”
Менә хәзер: “И-и, онытып та торам, рәхим итегез!” – дигәнне ишетергә әзерләнгән колаклар: “Гафу итегез, алдакчы булдым, күршем бик ашыгыч рәвештә җыенып чыгып киткән, каймак онытылып калган”, – дигән сүзләр ишетелде. Иртән иртүк телеп куелган, бүлмәгә таралган икмәк исе, борыннарны ирештереп, тагын да ныграк кытыклады. “Базарга да иртән барып килдем, тик соңга калганмын, авыл каймагы булмады. Вәгъдә –иман, иртәгә булачак ”, – дип юатты бүлек башлыгыбыз. Без берьюлы: “Юк, юк, Фәридә Фатыйховна, берүк борчылмагыз, каймак ашасы килми,” – дип әйткәндә, теге кемне әле... Саранымы, сараннымы, тере килеш “йотасы” килеп китте, малай!
Автор : Люция Әблиева.
Чыганак: omet
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз