Логотип Идель
Яңалыклар

КАЗАН БУЙЛАП КАНАТЛЫ ТАКСИЛАР ҖИЛДЕРӘЧӘК

«Hover» компаниясе 2025 елда Казанда аэротакси җитештерә башларга ниятли. Аэротакси 150 метр биеклеккә күтәрелеп, сәгатенә 200 чакрымга кадәр тизлектә оча ала.

«Hover» компаниясе 2025 елда Казанда аэротакси җитештерә башларга ниятли. ТАСС агентлыгы бу хакта дрон-таксилар эшләүче компаниянең генераль директоры Александр Атаманов сүзләренә таянып хәбәр итә.

«Компания 2025 елда Мәскәүдә, Казан, Уфа һәм Красноярскида аэротаксилар җитештерүне башлап җибәрергә, ә 2030 елда Көнчыгыш илләрендә аларны җыю эшен оештырырга ниятли», – дип сөйләгән Атаманов. Аның әйтүенчә, аэротакси эшләп чыгару өчен уртак предприятие булдыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта югарыда телгә алып үтелгән шәһәрләрнең авиация предприятиеләре белән бу җәһәттән сөйләшүләр алып барыла. Аның әйтүенчә, аэротаксида юл йөрү бәясе бер чакрымга 200 сум чамасы тәшкил итәргә мөмкин. Компания инде 2023–2025 елларда ук Мәскәү өстеннән очуларны башлап җибәрергә җыена. Хәзерге вакытта проект сынау уза.

Аэротакси 150 метр биеклеккә күтәрелеп, сәгатенә 200 чакрымга кадәр тизлектә оча ала. Батареясы күп дигәндә 20 минутка җитә. Дронны 220 вольтлы гадәти розеткага тоташтырып, зарядка җыйдырырга була. Ул 300 килога кадәр йөк күтәрә ала.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев