Логотип Идель
Яңалыклар

КАЗАН ЧӘК-ЧӘГЕ - ҖИҢҮЧЕ

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, чәк-чәк - республика кунаклары өчен төп сый-нигъмәт, әмма Татарстанда башка лаеклы продуктлар күп әле.

Казан чәк-чәге «Безне сайлыйлар» номинациясендә «Вкусы России» конкурсында җиңүче булган. Бүләкләү тантанасы бүген, 15 ноябрьдә, узды һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында трансляцияләнде. Бүләкләүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та чакырылган иде, дип хәбәр итә Бизнес-онлайн.

«Без Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгына шундый конкурс өчен чын күңелдән рәхмәтле. Чөнки күп кенә милли продуктлар бик кызыклы, әмма мондый мәйданчыктан башка алар турында беркем дә белмәс иде ", - диде президент. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, чәк-чәк - республика кунаклары өчен төп сый-нигъмәт, әмма Татарстанда башка лаеклы продуктлар күп әле.

Конкурста Татарстан барлыгы 17 бренд тәкъдим иткән. Башка азык-төлек арасында бал, татар чәе, квас, кәҗә сөтеннән сыр, казылык, каймак, катык, куас, виноград эчемлеге булган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев