Логотип Идель
Яңалыклар

Казан дәүләт энергетика университетында беренче студентлар Игелек үзәге ачылды

Аның максаты - төбәкләрдә волонтерлык, хәйрия һәм гражданлык инициативаларын үстерү һәм аларга ярдәм итү.

Яңа учреждениедә һәр студент үзен кызыксындырган хезмәтләрне волонтерлык һәм хәйриячелек юнәлешендә ала алачак.

"Игелек. Үзәк"нең нәкъ менә КДЭУда ачылуы очраклы түгел. "Игелек энергиясе" җирле волонтерлык үзәге - күп кенә конкурсларда җиңүче, "югары уку йорты каршындагы волонтерлык үзәге" номинациясендә "Игелекле Татарстан - 2022" премия иясе.

Әлеге үзәк ачылу кысаларында КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллазянов белән Россия волонтерлык үзәкләре ассоциациясе арасында килешү имзаланды. 

Аны АВЦ төбәкләр үсеше идарәсе төбәкләр белән эшләү буенча менеджеры Екатерина Тивакова тәкъдим итте.

чыганак һәм фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев