Логотип Идель
Яңалыклар

Казан дәүләт яшь тамашачы театрында барокко чоры театры турында сөйләячәкләр

Тыңлаучылар рәсем сәнгатендә, скульптурада, архитектурада, музыкада барокко стиле, XVII-XVIII гасырлардагы барокко модасының катлаулы ачышлары белән танышачак.

31 нче мартта «А»дан «Я» кадәр театрның популяр тарихы» циклы кысаларында Казан дәүләт яшь тамашачы театрында барокко чоры театрына, аерым алганда драматург Педро Кальдерон де ля Барк иҗатына багышланган лекция узачак.

Тыңлаучылар рәсем сәнгатендә, скульптурада, архитектурада, музыкада барокко стиле, XVII-XVIII гасырлардагы барокко модасының катлаулы ачышлары белән танышачак. Лекцияне филология фәннәре кандидаты, доцент, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко уздырачак. 

Лекция 19:00 сәгатьтә башланачак, керү билетлар һәм «Пушкин картасы» буенча башкарылачак. 

Моңа кадәр Борынгы Греция һәм Римның театр сәнгате турында лекция узды. Казанлылар антик сәхнә тарихы, ул вакыттагы галимнәр һәм авторлар турында белделәр.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев