Логотип Идель
Яңалыклар

Казан эш табуы иң җиңел булган 20 шәһәр арасына керде

Казан Россиянең эш урыннары өчен көндәшлек иң түбән булган зур шәһәрләре арасында 19нчы урынны алды: биредә бер вакансиягә 5,1 актив резюме туры килә.

Татарстан башкаласы Россиянең эшкә урнашуы иң җиңел булган 20 зур шәһәре арасына керде. HeadHunter сервисының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Казан Россиянең эш урыннары өчен көндәшлек иң түбән булган зур шәһәрләре арасында 19нчы урынны алды: биредә бер вакансиягә 5,1 актив резюме туры килә. Уртача алганда, Россиядә бер вакансиягә 4,9 резюме туры килә, бу дәгъвачылар арасында көндәшлекнең бик зур булмавы хакында сөйли», - дип искәртә белгечләр.

Эшкә урнашу буенча иң җиңеле – Красноярскида, анда сентябрь аенда бер вакансиягә 3,6 актив резюме туры килгән. Хабаровск (3,7 резюме) – икенче, Иркутск (3,8) – өченче урында.

Краснодар (бер вакансиягә 6,2 актив резюме), Санкт-Петербург (6,4) һәм Мәскәүдә (7,1) эш табуы катлаулырак. Экспертлар фикеренчә, бер вакансиягә 6 резюме компанияләр өчен дә, кандидатлар өчен дә иң уңайлы күрсәткеч санала.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев