Казан федераль университетының ике тулай торагына ремонт ясаячаклар
Казан федераль университетының 3нче һәм 6нчы тулай торакларына капиталь ремонт ясауга 223 млн сум бүлеп биреләчәк.
Казан федераль университетының 3нче һәм 6нчы тулай торакларына капиталь ремонт ясауга 223 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу тендерлар дәүләт сатып алулары сайтында чыкты. Заказны Казан федераль университеты биргән, ул быелның 7 апреленә кадәр тендерда катнашуга гаризалар кабул итә.
Өченче тулай торакка 123 млн сум, ә алтынчыга 100 млн сум бүлеп бирү каралган. Эшчеләргә кирпеч диварларны сүтәргә, идәннәрне, ишек уемнарын һәм ишекләрне, түбә, җылылык һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштырырга, шулай ук стеналарны штукатурларга кирәк булачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев