Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда Яңа ел бәйрәмендә төрле чаралар узачак

Яңа ел - елның иң матур һәм көтелгән бәйрәме.

 

Казан үзенең кунакчыллыгы, атмосферасы белән бөтен кешене җәлеп итә. 31 декабрьгә һәм Яңа ел төненә шәһәребез бик каты әзерләнә. Күктәге ачык фейерверклар, төп урамнарда һәм мәйданнарда күңел ачу тамашалары, боз таулары, кар сыннары – Яңа ел төнендә Казаныбызны шулай тасвирларга мөмкин.

Гадәттәгечә Казанның төп чыршысын «Казан» гаилә үзәге янында урнаштыралар. Ул даими рәвештә Россиянең иң югары чыршылары рәтенә керә.

Яңа ел төнендә Татарстан башкаласында «Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы янындагы чара караоке форматында узачак һәм 1 гыйнварда төнге 2гә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук «Черек күл» паркында бәйрәм чарасы узачак.

«Күркәм гадәткә кергәнчә, шәһәрнең ике мәйданчыгында - «Черек күл» паркындагы шугалакта һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ишетергә һәм якын кешеләрең белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга мөмкин булачак», - дип бердерде Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Меңьеллык паркында Яңа ел дискотекасы уздырыла. Һәм тагын бер вариант - төп җәяүлеләр урамнары - Бауман һәм Кремль яр буе (Кремлёвская Набережная) буйлап төнге йөрү, анда шулай ук күңел ачу атмосферасы хөкем сөрә.

Яңа елның беренче көннәрендә Казан паркларында традицион кышкы минифестивальләр уза. Горький паркында «Сани Казани» – кулдан ясалган чаналар фестивале популярлаша. Әлеге тамаша күңелле һәм гадәти түгел.

Урицкий паркы яңа елны кар бабайлары фестивале белән ача, ә "Крылья советов" паркында беренче гыйнвар кичендә ретро-карнавал уза - монда совет чоры атмосферасы торгызыла.

«Туган авылым» ресторанда мәҗлес узачак. Комплекс үзе Казанның нәкъ үзәгендә булуга карамастан, ул кунакларны, әйтерсең, ерак җирләргә күчерә, анда татар халкының көнкүреше традицияләр һәм мәдәни үзенчәлекләр белән үрелгән.

«Туган авылым» үзенең интерактив экскурсияләре һәм музыкаль программалары белән дан тота, шуларның иң танылганы, мөгаен, «КAZAN» театральләштерелгән тамашасы. Ул даими рәвештә язгы-җәйге сезонда һәм, әлбәттә, Яңа ел бәйрәмнәрендә чын татар колориты белән уздырыла.

Наталья Вәлитова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев