Логотип Идель
Яңалыклар

Казан июнь аенда ял итү өчен топ-5 юнәлешкә керде

Узган елдан Казан Россия буенча сәяхәтләр өчен популяр булган биш юнәлешнең берсе булып тора. Гадәттә, бу өченче һәм дүртенче урыннар. Июнь аенда булачак өч көнлек ял көннәре дә моңа йогынты ясаган.

Татарстан башкаласының популярлыгы сәбәпләре турында kzn.ru порталына Россия туриндустрия берлеге вице-президенты, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының туризм өлкәсендә эшкуарлык комитеты рәисе Юрий Барзыкин сөйләде.

«Монда бик яхшы логистика – бу авиа һәм тимер юл элемтәсе, шулай ук хәзер елга круизлары өстәлгән. Шуңа күрә агым яхшы һәм дестинация (географик урын – мөх.иск.) ихтыяҗлы», – диде Барзыкин.

Аның сүзләренчә, Казанның туртармагында мәдәни-танып белү, өлешчә дини һәм эшлекле юнәлеш аеруча үсеш алган.

«Казан, тулаем ил буенча продукт диверсификацияләнгән булуга карамастан, элеккечә бишлектә калыр дип уйлыйм. Казанның һичшиксез конкурент өстенлекләре бар – транспорт логистикасыннан тыш төрле дәрәҗәдәге урнаштыру чаралары, ял итү объектларының җитди потенциалы җитәрлек. Болар барысы да россиялеләрне җәлеп итә», – дип өстәде Россия туриндустрия берлеге вице-президенты.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанга 3,6 миллион турист килгән, бу 2021 елга караганда 20% ка күбрәк. Кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 65,2% тәшкил итә, ә бәйрәм даталарында 95% ка җитә. 2030 елга туристлар агымын 5 млн кешегә кадәр арттыру – ирешә алырлык максат, дип ышана Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин. Бу планка шәһәр инфраструктурасына көчле йөкләмә тудырмаячак.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев