Логотип Идель
Яңалыклар

Казан Җиңүне бәйрәм итә: Дюжев һәм Кәлимуллина вокаль дуэты, 1945 елгы парадны реконструкцияләү, мең кешелек хор һәм салют

Җиңү көнендә Меңьеллык мәйданында, Казан гарнизоны гаскәрләре тантаналы рәвештә узганнан соң, РФ атказанган артисты Дмитрий Дюжев чыгыш ясаячак. Ул Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән бергә шигъри һәм вокаль композицияләр башкарачак.

Җиңү көнендә Меңьеллык мәйданында, Казан гарнизоны гаскәрләре тантаналы рәвештә узганнан соң, РФ атказанган артисты Дмитрий Дюжев чыгыш ясаячак. Ул Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән бергә шигъри һәм вокаль композицияләр башкарачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
 Чәчәкләр салу, гаскәрләрнең тантаналы йөреше һәм «Үлемсез полк»

Казанда барлыгы 130 га якын мәдәни-массакүләм бәйрәм чаралары әзерләнгән, аларның бер өлеше инде уздырылган, төп эшләр 9 нчы майга планлаштырылган. 8:00 сәгатьтә Архангельск һәм Арча зиратларында хәрби каберлекләргә чәчәкләр салу тантанасы башланачак. Җиңү паркында 9:00 сәгатьтә Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәре, Аналар һәм толлар, Совет солдаты һәйкәлләренә чәчәкләр салачаклар.

Алга таба чаралар Меңьеллык мәйданында узачак. 10:00 сәгатьтә Казан гарнизоны гаскәрләре йөреше һәм 24 берәмлек хәрби техникадан (легендар ИС Һәм Т-34 танклары, заманча БТР, БМП үрнәкләре) торган моторлаштырылган колонна узачак, колоннаны ретроавтомобильләр төгәлләячәк. Барлык тикшерү чараларын ашыкмыйча гына узар өчен, Казан кунакларына һәм халкына мәйданчыкка алдан килергә кирәк. Үткәрү пунктлары «Кремль» метро станциясенә керү юлында һәм Кремль яр буе ягыннан урнашачак. «Тамашачылар өчен иң яхшы күзәтү урыны Казан Кремле янында булачак», – диде А.Абзалов.

Җиңү Парадында 1 меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм хәрби училище курсантлары, кадет сыйныфлары укучылары, яшь армиячеләр һәм суворовчылар катнашачак. Соңыннан Казанның җыелма хоры «Җиңү көне» җырын башкарачак. Меңләгән кешелек хор белән бергә Россия Федерациясенең атказанган артисты Дмитрий Дюжев һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина да чыгыш ясаячак. Алар шигъри һәм вокаль композицияләр тәкъдим итәчәк.

Шулай ук көн дәвамында мәйданда хәрби техника күргәзмәсе эшләячәк, шул исәптән заманча Т-90, Т-80 БВМ, БМП-3 танклары һәм ДОСААФ автомобильләре күрсәтеләчәк. Бөек Ватан сугышы палаткасы, лазер тирлы палатка ачылачак, барлык теләүчеләр дә радиоидарә итә торган машиналарда танк биатлонын уйный алачак.

Җиңү паркында көн дәвамында тематик чаралар планлаштырылган. 11:00 сәгатьтә яшь армиячеләр парады башлана, аннары традицион «Җиңү фанфаралары» балалар тынлы оркестрлары фестивале, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары узачак, оркестр башкаруында 30-40 нчы еллар бию көйләре яңгыраячак. Парктагы программа 19:00 сәгатьтә тәмамланачак.

«Үлемсез полк» акциясе Казан халкы өчен көтеп алынган вакыйга булачак. Ике еллык тәнәфестән соң, ул янә сугыш геройлары плакатлары белән йөреш форматында узачак. «Ике ел әлеге чара гадәти форматта үтмәде, төрле елларда анда 150 меңгә якын кеше катнашты, быел без шулай ук күп санда катнашучылар көтәбез», – дип ассызыклады А.Абзалов.

Акциядә катнашучыларны 13:00 сәгатьтә Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә җыя башлаячаклар, аннары йөреш Карл Маркс, Лобачевский урамнары, «Черек күл» паркы яныннан һәм Кремль урамы буйлап узачак. Акция 15:00 сәгатьтә башлана.

Казан федераль университеты янындагы Астрономия һәм Нужин урамнарындагы керү пунктлары соңа калучылар өчен резерв нокталар булачак. «Барлык катнашучыларга да аз санда әйберләр белән килергә, баш киемнәре һәм кечкенә генә су шешәсе алырга киңәш итәбез. Шулай ук акциянең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан үткәрелә торган тикшерү чараларына аңлап якын килүегезне сорыйбыз», – дип билгеләп үтте А.Абзалов.

Исегезгә төшерәбез, 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр йөреш маршруты буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. «Үлемсез полк» акциясе Меңьеллык мәйданында төгәлләнәчәк, анда концерт узачак.

 1945 елгы Җиңүнең Парадын реконструкцияләү, «Җырлый торган Казан» һәм салют

Бәйрәм мәйданчыкларының берсе Бауман урамы булачак, биредә 15:00 сәгатьтә иммерсив тамаша оештырылачак – 1945 елгы Җиңү Парады реконструкцияләнәчәк. Җәяүлеләр урамында бәйрәм концертлары, ретротехника күргәзмәсе, урам кинотеатры һәм кыр кухнясы ачыла, 1945 елның 9 нчы маенда чыккан газеталарның бәйрәм күчермәләре таратыла. Биналарда – Җиңү байраклары, кибет витриналарында – сугыш еллары плакатлары, балконнарда әләмнәр һәм эленмә рәсемнәр урнаштырылачак.

19:00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында сәнгать осталарының һәм яшьләр төркемнәренең концерт программасы, шулай ук «Җырлый торган Казан» мең кешелек хорының чыгышы булачак. Кичке бәйрәм халык караокесы форматында узачак. Концертта шулай ук Дмитрий Дюжев катнашачак. «Яңа гасыр» телеканалында турыдан-туры трансляция барачак.

Бәйрәм 22:00 сәгатьтә матур салют белән тәмамланачак, тамашачылар өчен Кремль яр буе, «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчык, Меңьеллык мәйданы иң яхшы күзәтү урыннары булачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда барлыгы 17 мең 938 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, аларның 5 мең 199 ы – Казанда: сугыш инвалидлары һәм анда катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм толлар. Шуларның 132 се сугышта турыдан-туры катнашкан. Күптән түгел эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова ТР башкаласында ветераннар өчен комплекслы диспансер тикшерүләре оештырылуын хәбәр иткән иде. Сугыш ветераннарына беренче чиратта медицина ярдәменең югары технологияле төрләре күрсәтелә: МРТ- һәм РКТ-тикшеренүләр, офтальмология операцияләре, ишетү- һәм теш протезлары. Шулай ук ветераннарга торак сатып алырга һәм аларның фатирларында капиталь ремонт ясарга ярдәм итәләр.

Бөек Ватан сугышы елларында барлыгы ТАССРның 353 кешесе Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Шуларның 185 е – республикада туып-үскән, 168 енең язмышы төбәк белән бәйләнгән. Сугыш елларында 700 мең татарстанлы фронтка озатылган, 378 меңе һәлак булган һәм яралардан үлгән. 51 кеше Дан орденының тулы кавалерлары булып тора, шуларның 48 е ТАССРда туган.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев