Логотип Идель
Яңалыклар

Казан Кирмәнендә «ДәртФест» фестивале гөрләде

30 августта, Шәһәр һәм республика көнендә, Казан Кирмәнендә «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале узды.

Зур сәхнәдә «Yummy Music» иҗат берләшмәсе артистлары чыгыш ясады. Алар: Azat Gilmetdin, qaynar лабораториясе, Juna фолк-төркеме, Gauga рок-төркеме.
Кече сәхнәне Артус Исламов, Дышать, Шәкүр, Марат Яруллин һәм башка артистлар чыгышлары белән гөрләтте.

ДәртФест үзенчәлеге — Татарстан осталары катнашындагы мода күрсәтү. Кирмәннең Гавәми урыннар ишегалдында модельләр подиумнан зәвыклар көйләр астында үтте. Шулай ук  бу өлештә Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вильданова һәм Эльвира Мифтахова чыгыш ясады. 

Фестиваль дәвамында һөнәрчеләр ярминкәсе эшләде. Килгән кунаклар татар орнаментлы кул эшләнмәләре һәм китап-открыткалар сатып ала алды.
Чарада балалар өчен дә мәйданчык оештырылды. Анда «Абау» спектакле, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале катнашучыларының чыгышы, «CАФ радио»дан иҗат остаханәсе һәм «Шаян ТВ» телеканалыннан уеннар узды.

Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов фестиваль мәйданчыклары белән танышып узды, кунаклар һәм чараны оештыручылар белән аралашты, дип билгеләп үтә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайты.

ДәртФестның оештыручылары — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
«Идел» журналы, Болгар радиосы һәм  Insight People продюсерлык үзәге — фестивальнең мәгълүмати партнерлары. 

фото: Фирүзә Закирҗанова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев