Логотип Идель
Яңалыклар

Казан Кирмәнендә «ДәртФест» фестивале узачак - программа

Көне буена монда ике Зур һәм Кече сәхнәдә музыка яңгыраячак, һөнәрчеләр һәм нәшриятчеләр ярминкәсе, балалар мәйданчыгы эшләячәк һәм мода күрсәтү булачак

30 августта, Шәһәр һәм республика көнендә, Казан Кирмәнендә «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. 

Чарада «Yummy Music» иҗат берләшмәсе артистлары чыгыш ясаячак. Алар: Azat Gilmetdin, qaynar лабораториясе, Juna фолк-төркеме, Gauga рок-төркеме.

Концерт Илһам Шакировка багышланган мәдһия белән тәмамланачак: Yummy Music Band төркеме белән Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Заяри, Илгиз Шәйхразиев һәм Эльвира Мифтахова җырлаячак.

Татар эстрадасының танылып өлгергән һәм әле сәхнәдә тәүге адымнарын гына ясый торган  яшь артистларны тыңлап булачак, анда — Марат Яруллин, Илшат Сафин, рэп башкаручы Шәкүр, Артур Исламов, Анастасия Макарова, блогер Раил Арсланов («Хижина музыканта»), «Дышать», Лилиана Газизова, Айрат Хайруллин, АлияНур, Yatmas Dusai һәм Said Olur.

Шул ук көнне Татарстан осталары катнашындагы мода күрсәтү дә узачак. Аларның кул эшләре белән тагын да якыннанрак һәркем ярминкәдә таныша алыр.

Фестивальдә нәни кунаклар өчен кызыклы балалар мәйданы да каралган. Анда исә — «Апуш» студиясеннән театраль күренешләр, «Абау» спектакле, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале катнашучыларының чыгышы, «CАФ радио»дан иҗат остаханәсе һәм «Шаян ТВ» телеканалыннан уеннар булачак.

Программа:

15.00 – 22.00 концерт
12.00 – 21.00 һөнәрчеләр ярминкәсе
12.00 – 17.00 балалар мәйданчыгы
15.00 – 17.00 милли мода күрсәтү

Фестивальнең оештыручылары — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

«Идел» журналы һәм Insight People продюсерлык үзәге — фестивальнең мәгълүмати партнерлары.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев