Логотип Идель
Яңалыклар

КАЗАН КРЕМЛЕ ЧАКЫРА: Шәм ясау буенча мастер-класс, Яңа ел квесты һәм механик курчаклар

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында Яңа ел программасы старт алды. Тематик экскурсияләр, квестлар, мастер-класслар, иҗади дәресләр, уеннар һәм башка күңел ачулар әзерләнгән.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында Яңа ел программасы старт алды. Тематик экскурсияләр, квестлар, мастер-класслар, иҗади дәресләр, уеннар һәм башка күңел ачулар әзерләнгән. Бәйрәм программасы 10-нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай итеп, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Музыкаль тылсым. XVIII-XX гасырларда механик курчаклар һәм антиквар сирәк әйберләр» яңа ел күргәзмәсе ачыла. Ул Европаның иң зур шәхси музее – «Собрание» Мәскәү музее коллекциясеннән гаҗәеп һәм сирәк экспонатларга багышланган. Моннан тыш, күргәзмә үзәгендә рус һәм татар телләрендә «Family travel. Новогоднее Путешествие в мир волшебных существ» интерактив программасы, шулай ук «Навстречу счастью вслед за синим тигром» һәм «Пять символов счастья»  күргәзмәсе буенча башка гадәти булмаган экскурсияләр әзерләнгән.

22-нче декабрьдән Татарстанның табигый тарих музее фойесында «ЭкоЛогик Яңа ел чыршысы» конкурсында катнашучыларның эшләре күргәзмәсе ачылачак. Биредә үк мастер-класслар узачак, һәм теләге булган һәркем үзен күннән, батиктан беләзек, йоннан, полимер балчыктан картина ясау һәм иҗатның башка төрләрендә сынап карый алачак. Кече сыйныф укучылары «Югалган вакытны эзләп» Яңа ел театральләштерелгән тамашасында, ә теләүчеләр – «Кыш Бабайның яшерен лабораториясе» һәм «Кар бөртекләре фабрикасы» интерактив тамашасында катнаша алачак.

Үз чиратында Ислам мәдәнияте музеенда декупаж техникасы белән тәлинкәләр бизәү, бәйрәм мотивлары белән пыялага рәсем төшерү буенча мастер-класслар һәм «Татарча гаилә вензеле» дәресләре узачак.

Пушечный двор музее «Кышкы гравюра», «Яңа ел витражы», «Раштуа прәннеге», «Тылсымлы тәбрикләмә» иҗади дәресләре һәм «Кыш Бабай һәм Кар Кызының Яңа ел маҗаралары» уен программасын оештыра. Моннан тыш, биредә Яңа ел фотозонасы булдырылачак.

Благовещенск соборы тарихы музеенда «Дед Студенец в гостях у Святителя Гурия» ​программасы әзерләнгән. Шулай ук биредә яңа ел шарларын бизәү буенча «На елке до макушки развешаны игрушки» иҗади дәресе узачак.

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеена килүчеләр «Кладовая хана: Барсик и Тигр» квестында, «Юрта-сюрприз» һәм «Чудесный конь батыра» квестында катнашачаклар.

«Манеж» күргәзмәләр залында «Новогодний детектив или АниМашки спасают Деда Мороза» театральләштерелгән программасы, «Кышкы бизәкләр» мастер-классы һәм «Кышкы могҗиза» һәм «Волшебство анимации» иҗади дәресләре узачак.

Музейларның тулырак программасы белән Казан Кремле сайтында танышырга була.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев