Логотип Идель
Яңалыклар

Казан Кремле һәм КФУ «Фәнни чәршәмбеләр» проектының икенче лекциясен оештыра

Очрашуда безнең ата-бабаларыбызның күзаллауларында халык осталарының орнаментлары, милли костюмнары һәм сынлы сәнгате нинди роль уйнавы турында фикер алышачаклар.

Казан Кремле һәм КФУ «Фәнни чәршәмбеләр» проектының икенче лекциясен оештыра. Очрашуда безнең ата-бабаларыбызның күзаллауларында халык осталарының орнаментлары, милли костюмнары һәм сынлы сәнгате нинди роль уйнавы турында фикер алышачаклар.

Лекторлар булып сәнгать белгече, педагогика фәннәре кандидаты, КФУның дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты, сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы Юлиана Жданова һәм сәнгать белгече, социология фәннәре кандидаты, КФУның дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты, сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы Михаил Яо чыгыш ясый. 

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чара 31 нче майда 19:00 сәгатьтә музей-тыюлыкның Гавами урыннар ишегалдында, буа янындагы ял зонасында узачак. Керү ирекле. 

 Беренче очрашуда Казанның дөньяда ислам цивилизациясенең төньяк үзәгенә ничек әверелүе турында фикер алыштылар. Спикер булып тарих фәннәре докторы, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтының алтаистика һәм Кытайны өйрәнү кафедрасы профессоры Дмитрий Мартынов чыгыш ясады, дип хәбәр итә kzn.ru порталы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев