Логотип Идель
Яңалыклар

Казан Кремле музейларына керү бушлай булачак

2 нче майда ТР башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклары Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак. Кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәкләр.

Бу көнне «Эрмитаж-Казан» үзәгенә, Татарстанның табигый тарих музеена, Туп сарае музеена, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеена, Благовещенск соборы тарихы музеена, «Манеж» күргәзмә залына, Гавами урыннарның күргәзмә залларына керү ирекле булачак. Бу учреждениеләрдә 10:00 дән 17:00 гә кадәр сеанслар һәр ярты сәгать саен башланачак. 

Ислам мәдәнияте музеенда сеанслар һәр ярты сәгать саен 9:00 дән 19:00 гә кадәр узачак. 

Музейга керү өчен сайтта яки учреждение кассасында бушлай билет алырга кирәк. Экспозициягә керү билетта күрсәтелгән вакыт буенча башкарылачак, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте. 

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел «Хәзинә» галереясы күргәзмәләргә ирекле керү мөмкинлеген ачкан иде. Акция 1 нче майга кадәр дәвам итәчәк. Галереяда Баки Урманче әсәрләре күрсәтелә, шулай ук берничә күргәзмә эшли.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев