Логотип Идель
Яңалыклар

Казан Кремле музейлары һәм күргәзмә залларына бушлай кереп булачак

Кунаклар чират тәртибендә Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музеенда, ТР Табигать тарихы музеенда, «Манеж» күргәзмәләр залында һәм Ислам мәдәнияте музеенда кабул ителәчәк. 

8 нче ноябрьдә ТР башкаласы халкы һәм кунаклары Казан Кремленең музейларын һәм күргәзмә залларын бушлай карый алачак. Кунаклар чират тәртибендә Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музеенда, ТР Табигать тарихы музеенда, «Манеж» күргәзмәләр залында һәм Ислам мәдәнияте музеенда кабул ителәчәк. 

«Эрмитаж-Казан» үзәгенә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (санитар эшкәртү өчен тәнәфес – 13:30 дан 14:00 гә кадәр) һәр ярты сәгать саен узачак сеанслар буенча кереп була. Бер сессиягә килүчеләр саны 30 кешедән артмаска тиеш. 

Казан Кремленең музейларына һәм күргәзмә залларына айның һәр беренче сишәмбесендә бушлай керергә була. Быел бу көн 1 нче ноябрьгә – мәктәп каникуллары чорына туры килә. Шуңа күрә экскурсияләр һәм мәдәни-белем бирү программалары үткәрүгә заявкалар күп булу сәбәпле, музейларга бару өчен бушлай көн 8 нче ноябрьгә күчерелә, дип аңлаттылар «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев