КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ҖИҢҮ КӨНЕ
1-10 май көннәрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узачак.
1-10 май көннәрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узачак.
5 майда 10.00 һәм 11.00 сәгатьтә Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданда «Җиңү вальсы» һәм «Без хәтерлибез» дип аталган ике флэшмоб оештыра.
9 май көнне 10: 00-17: 00 «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә «Җиңүгә юл» квесты оештырылачак.
Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда Бөек Ватан сугышы чоры коралларыннан күргәзмә ачылыр, дип көтелә . Бу хакта Татарстан Мәдәният министрының рәсми сайты хәбәр итә.
9 май көнне 11.00-17.00 сәгатьтә Казан Кирмәне территориясендә тематик фотозоналар эшләячәк, шулай ук концерт-тамашалар үтәчәк.
Пушечный двор мәйданында Кызыл армия сугышчыларының кирәк-яраклары күргәзмәсе эшли башлый.
9 май көнне 13: 00 сәгатьтә «Казан Кремленең хәрби тарихы» дигән җәяүле экскурсия оештырыла.
Казан Кремле музейларында бәйрәм чаралары онлайн һәм офлайн форматта узачак, ди проект авторлары.
Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее:
1-10 май – «Бабайга хат» акциясе
9 май 11.00-17.00 – «Җиңү символлары» исемле иҗади дәрес
«Манеж» күргәзмәләр залы:
1-7 май-Вконтакттагы «Пресинема» күргәзмәсе буенча барлык катнашучылар өчен экскурсиягә билетлар уйнату
7-9 май-Telegram һәм Вконтактта «Совет анимациясе һәм Бөек Ватан сугышы елларында киноиндустрия» басмалары
9 май көнне 16.00 – «Пресинема» күргәзмәсе буенча экскурсия
Пушечный ишегалды музее:
4 һәм 7 май-Вконтактта «Җиңү коралы» видеороликлар
9 май 11: 00-13: 00-Пушечный ишегалды мәйданчыгында «Без тынычлык рәсемлибез» акциясе.
Ислам мәдәнияте музее:
7-9 май-Telegram һәм Вконтактта татар дин әһелләре - фронтовиклары турында язмалар.
9 май көн дәвамында - «Ватанның данлы уллары» квесты.
22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев