Казан Кремлендә каникуллар чорында мәктәп укучылары өчен чаралар оештырыла
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы язгы каникуллар вакытында чаралар программасы буенча гид – 26 нчы марттан 4 нче апрельгә кадәр күргәзмәләр, мастер-класслар һәм экскурсияләр җәдвәлен әзерләде.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы язгы каникуллар вакытында чаралар программасы буенча гид – 26 нчы марттан 4 нче апрельгә кадәр күргәзмәләр, мастер-класслар һәм экскурсияләр җәдвәлен әзерләде.
Кремль территориясендә урнашкан музейларда балаларны интерактив программалар көтә: «Манеж» күргәзмәләр залында – «Анимация тылсымы» һәм «Аниматор сере», Благовещенск соборы тарихы музеенда – «Преданья старины глубокой» чаралары һ.б.; Ислам мәдәнияте музеенда – «Пыялага рәсем төшерү», «Татарча гаилә вензеле» мастер-класслары, һ. б.; Татар халкының дәүләтчелеге тарихы музеенда – «Кызыл матбугат сере», Ислам мәдәнияте музеенда – «Кол Шәриф коды» квестлары.
Сыйныф яки төркем белән «Татарча кунакчыллык» яки «Казан Кремле – балаларга» экскурсия турларына барырга, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә рәсем сәнгате күргәзмәсен карарга, Татарстанның табигать тарихы музеенда динозаврлар калдыкларын күрергә мөмкин.
Җәдвәл һәм башка мәгълүматны рәсми сайтта табарга мөмкин, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев