Казан Кремлендә җәмигъ мәчетләре турында фотокүргәзмә ачылды
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында шәһәрнең җәмигъ мәчетләренә багышланган фотокүргәзмә ачылды. Төрле чорлар архитектурасында традицияләр һәм стильләр диалогын чагылдырган экспозиция Кол Шәриф галереясында урнаштырылган.

Күргәзмә өч блоктан тора. Беренчесендә килүчеләр XVIII–XX гасырларның 12 җәмигъ мәчете архитектурасы белән таныша ала. Монда шулай ук хәйриячеләр, архитекторлар һәм гыйбадәтханәләрнең стилистик үзенчәлекләре турында мәгълүмат белергә мөмкин.
Икенче блокта Кол Шәриф мәчетенең заманча фотосурәтләре тәкъдим ителгән. Аларда бәйрәм гыйбадәтләре вакытында намаз заллары һәм Ислам мәдәнияте музее экспозицияләре сурәтләнә.
Өченче блок ачык халыкара конкурс финалистларының биш проектын берләштерә, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.
Күргәзмә көн саен 9.00 дән 19.30 га кадәр эшли. Керү бушлай.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев