Логотип Идель
Яңалыклар

Казан Кремлендә халык-театр перфомансы узачак

Ул этник костюмнарда дефиле һәм татар спектакльләреннән өзекләр күрсәтүне үз эченә ала.

Перформанс 19:00 сәгатьтә башланачак. Чара «Яңарыш: заманча укуда эпос» фестивале һәм «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе кысаларында оештырыла.

Казан халкы һәм кунакларына Г.Камал театры артистларының костюмнарын киеп карарга тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Гавами урыннар ишегалдында импровизацияләнгән подиум оештыралар – анда кичә кунаклары этник костюмнарда дефиле ясаячак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Шулай ук чарада танылган татар спектакльләреннән өзекләр карап булачак. «Әлдермештән Әлмәндәр», «Хуҗа Насретдин», «Зәңгәр шәл» спектакльләреннән өзекләр күрсәтеләчәк.

Кичәне музыкаль яктан  «Алпар» татар этно-музыкаль төркеме бизиячәк.

фото: чыганак

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев