Казан Кремлендәге күргәзмәдә Адыгея сугышчыларының кораллары һәм экипировка элементлары тәкъдим ителәчәк
Казан Кремлендәге Туп сарае музеенда «Борынгы заманнардан алып яңа вакытка кадәр Адыгея сугышчысы кораллары эволюциясе» күргәзмәсе ачыла.
Казан Кремлендәге Туп сарае музеенда «Борынгы заманнардан алып яңа вакытка кадәр Адыгея сугышчысы кораллары эволюциясе» күргәзмәсе ачыла. Килүчеләр Темиргоевская кенәзе Җамбулат Болотоковның саклагыч-күлмәген, XVIII гасыр башында Кырым ханының улы Дәүләт-Гәрәйнең улы Әхмәт-Гәрәй солтан өчен эшләнгән шлемны һәм терсәк каплагычын күрә алачаклар.
Музейда Адыгея Республикасының Милли музее фондларыннан 200 дән артык экспонат тәкъдим ителәчәк: б.э.к. VIII гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр җитештерелгән Адыгея сугышчысы һәм ат кирәк-яраклары киемнәре, корал. Археологик коллекциядә сугыш балталары, кылычлар, хәнҗәрләр, ат дирбиясе (сбруя) өчен бизәкләр һәм экипировка детальләре игътибарны җәлеп итәчәк. Бу әйберләр ярдәмендә Адыгея халкының хәрби җиһазларының тимер гасырдан урта гасырларга кадәр үткән эволюциясен күзәтергә мөмкин. Күргәзмәнең этнография бүлегендә саклагыч корал, XVIII-XXI гасыр ыргыту һәм утлы корал үрнәкләре һәм XX-XXI гасыр осталары эшләре урнаштырылачак.
Күргәзмә 11 нче ноябрьдә 14:00 сәгатьтә ачылачак, аны 16 нчы апрельгә кадәр билетлар буенча карарга мөмкин, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.
Күргәзмәне ачу алдыннан Казан Кремленең Гавами урыннарында Адыгея халкының традицион киемнәре турында лекция укыячаклар. Очрашуны Адыгея Милли музееның этнография бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләүче Ирина Сихаджок үткәрәчәк.
Лекция 10 нчы ноябрьдә, 18:30 сәгатьтә башлана. Керү алдан теркәлү буенча башкарылачак.
Чыганак: KZN.RU
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев