Логотип Идель
Яңалыклар

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә ифтарлар оештырыла. Кая барырга?

Татарстан мөселманнары Диния назәрәте Казандагы һәм Татарстан Республикасының иң зур шәһәрләрендәге ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеген тәкъдим итә.

Татарстан мөселманнары Диния назәрәте Казандагы һәм Татарстан Республикасының иң зур шәһәрләрендәге ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеген тәкъдим итә. Әлеге мәҗлесләргә теләге булган һәркем барып авыз ача ала. Ифтарлар Казанда гына да 43 мәчеттә узачак. Моннан тыш, кайбер мәчетләр, пандемия чорында башланган традицияне дәвам итеп, ифтарга ланч-бокслар таратуны оештыра.

Шунысы игътибарга лаек: ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән оештырырга мөмкин. Чөнки изге Рамазан аенда ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны ашаткан өчен Аллаһы Тәгалә зур әҗер-савап бирә. «Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучының әҗер-савабыннан киметелмичә әҗер-савап булачак», - дип хәбәр ителә сөекле Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссаләм) хәдисендә. Авыз ачу мәҗлесләрен үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ифтарлар оештырыла торган мәчетләр исемлеген түбәндәге сылтама буенча табып була: dumrt.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев