Логотип Идель
Яңалыклар

Казан мэриясе бинасында перформанс

Башкалабыз Казан мэриясе бинасы бер кичкә сихри, шигъри моңга күмеләчәк.

“Казан тавышлары” театральләштерелгән перформанс үз тамашачысын 26 август көнне  нәкъ менә шәһәр администрациясенең үзенчәлекле бинасы каршына җыя.

“Казан тавышлары” проектының идея авторы Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова:

“Казан мэриясе тарафыннан зур проектларны тормышка ашыру максаты куелгач, мин масштаблы, шул ук вакытта яңгырый торган да кирәкле һәм файдалы проект турында уйландым. Шигырь, җыр “Калеб”нең дәвамы кебек... Балконнарны куллану идеясе туды. Балконнардан шигырь яңгырату теләге туды. Әле ул вакытта мэппинг дип күзалламаган идек...”.

Замана кешесен шигырь тыңлату, чыннан да катлаулырак. Шуңа да проект авторлары заманча алымнар файдалана. Бина балконнары театр сәхнәсенә әвереләчәк.

Театральләштерелгән тамаша видео-мэппинг-шоу белән бергә үрелеп бара. “Быелгы тема –  Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни Принц”әсәренә нигезләнә, ди – перформансның сценарий Резеда Зәйниева(Гобәева). – Нәни Принц фикерләре белән яңа әсәр тудырырга булдык. Безнең әсәр “Нәни Принц”ны укыган һәм аның белән очрашу турында хыялланган кыз турында. Нәкъ менә шул кыз исеменнән Принцта әйтелгән фикерләр яңгырый. Әлеге әсәрдә берничә теманы ача алдык”.

Хыял, мәхәббәт, дуслык темаларына Татарстанның танылган драма артистлары, җырчылар үз иҗатлары белән таныштырачак. Проектта татар, рус шигырьләре дә укылачак.  Ә чараның махсус кунагы – Россиянең атказанган артисты Ольга Кабо.

“Казан тавышлары” театральләштерелгән перформанс 26 август көнне 20:00 сәгатьтә Казан мэриясе бинасы балконнарында узачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев