Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

Казан метросында юл хакын экспресс-түләү өчен яңа технология эшли башлады

Аннан iOS платформасында смартфон хуҗалары файдалана алачак

Бүген Казан метрополитенында юлга экспресс-түләү өчен Express Transit яңа технологиясен эшләтеп җибәрделәр. Аннан iOS платформасында смартфон хуҗалары файдалана алачак (WatchOS платформасында) – алар режимны активлаштыру турында хәбәр алачак һәм файдалану кагыйдәләрен өйрәнә алачак. Шулай ук әлеге җитештерүченең мобиль түләүләре системасына бәйле теләсә нинди карта белән дә түләү мөмкин.

«Метроэлектротранс» МУПда хәбәр итүләренчә, моның өчен юл хакын метрополитенның контактсыз банк карталары белән түләүгә ярдәм итүче барлык турникетлары махсус яңартылды. Хәзер телефон яки сәгатьне турникетка куеп, юл хакын түләп була. Телефонны йокы режимыннан чыгару, бармак эзе (Touch ID), йөз (Face ID) яки пароль белән түләүне раслау кирәк түгел.

Реклама

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев