Логотип Идель
Яңалыклар

Казан милли ярыммарафоны: башка шәһәрләр һәм илләр онлайн кушыла

Беренче тапкыр онлайн-форматта узышка бөтен дөньядан катнашучылар кушыла ала, алар калганнар белән бер үк вакытта сайлап алынган дистанцияләрнең берсен (3, 10 яки 21,1 км) узачак.

10-нчы октябрьдә Татарстан башкаласында Казан милли ярыммарафоны 2021 узачак. Беренче тапкыр онлайн-форматтагы узышка бөтен дөньядан катнашучылар кушыла ала, алар калганнар белән бер үк вакытта сайлап алынган дистанцияләрнең берсен (3, 10 яки 21,1 км) узачак.

Онлайн йөгерү мөмкинлеге быел эпидемиологик хәл аркасында барлыкка килде, ул башка шәһәрләрдә һәм илләрдә яшәүчеләргә чарага кушылырга мөмкинлек бирми. Баку, Лондон, Берлин, Франкфурт-на-Майне, Минск һәм Россия халкы теркәлгән инде – алар үз шәһәрләре урамнарыннан, түбәтәй киеп, дистанцияләрнең берсен йөгереп узачаклар. Нәтиҗәләрне теркәү өчен спортчыларга йөгерү вакытында селфи һәм трекердан скриншот ясап җибәрергә кирәк булачак.

Офлайн-форматтагы традицион чаралар Казанда өч көн дәвамында узачак. 8-нче һәм 9-нчы октябрь көннәрендә Казан ИТ-паркында спорт һәм милли күргәзмәләр эшләячәк. Катнашучыларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм кунакчыллыгы белән таныштырачаклар, шулай ук алар өчен «Чәк-Чәк Party» оештырачаклар.

Ярыммарафонга старт 10-нчы октябрь көнне «Ак Барс Арена» стадионы янында 8:00 сәгатьтә биреләчәк. Катнашучылар Миллениум күпере, Кремль яр буе, Кремль дамбасы һәм Сибгат Хәким урамы буйлап йөгерәчәк. Маршрут дәвамында урнашкан туклану нокталарында катнашучыларга татар милли ашлары тәкъдим ителәчәк.

Ярыммарафон трассасы IAAF рәсми халыкара сертификациясен узды, димәк, дистанцияне йөгереп үтеп, катнашучылар җиңел атлетика буенча разряд ала алачак.

Моннан тыш, 3-11 яшьлек спорт сөючеләр өчен Timerkids балалар йөгереше дә оештырыла. Ярышлар кысаларында шулай ук волонтерлар узышы да булыр дип көтелә, дип хәбәр итә Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.

Ярыммарафон йөгерешендә балигъ булган спортчылар гына, 10 чакрымга – 16 яшьтән өлкәнрәкләр, ә 3 чакрымга – 11 яшьтән өлкәнрәкләр генә теркәлә һәм катнаша ала. Өстәмә мәгълүматны сайттан табарга була.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев