Логотип Идель
Яңалыклар

Казан милли ярыммарафоны Россиянең 62 төбәгеннән 4,5 мең спортчыны берләштерде

Ярышта Россия җиңел атлетчысы, каршылыклар белән 3 км дистанциядә беренче олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Самитова катнашты. 10 км дистанцияне ул 40 минут 5 секунд эчендә үтте.

Узган ялларда Казан милли ярыммарафоны Россиянең 260 шәһәреннән һәм 62 төбәгеннән 4,5 мең спортчыны җыйды. Әлеге сезонның йомгаклау стартында катнашучылар өчен 3, 10 һәм 21.1 км дистанция, шулай ук спорт ориентлашуы, волонтерлар арасында йөгерү һәм нәни җиңел атлетлар өчен традицион Timerkids ярышлары әзерләнде.

Ярышта Россия җиңел атлетчысы, каршылыклар белән 3 км дистанциядә беренче олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Самитова катнашты. 10 км дистанцияне ул 40 минут 5 секунд эчендә үтте.

2 сәгать 5 минут һәм 42 секунд эчендә ярыммарафонны Иннополис Мэры Руслан Шагалиев йөгереп үтте. Ә Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча Россия министры урынбасары Марат Шамьюнов әлеге дистанцияне 1 сәгать 48 минут һәм 40 секунд эчендә узды.

Санкт-Петербургтан килгән атлет Николай Ляликов 10 чакрымны иң тиз йөгереп үтүче булды, аның нәтиҗәсе 31 минут тәшкил итте. Аның артыннан Артур Бурцев та шундый ук нәтиҗә белән килде. Өченче урынны Олег Сидоров яулады, ул дистанцияне 31 минут 1 секунд эчендә узды.

Кызлар арасында җиңүне 29 яшьлек спортчы Анна Бойнова яулады. Ул 34 минут 40 секунд эчендә 10 км үтте. Аннан соң Евгения Сарангова 35 минут 17 секунд нәтиҗә белән килде. Финишка өченче булып Алина Ромашова килде, аның вакыты – 35 минут 31 секунд.

Ир-атлар арасында 21,1 км дистанциядә Илья Грядковский 1 сәгать 7 минут һәм 59 секунд нәтиҗә белән җиңү яулады. «Мин сезнең трассаны яратам! Ул искиткеч, миңа узган ел да бик ошаган иде. Бүген мин нәтиҗә өчен эшләргә теләдем. Соңгы километрны мин соңгы көчләрем белән йөгердем», – дип уртаклашты ул. Финишка икенче булып Константин Лобов килде, ул дистанцияне 1 сәгать 8 минут 26 секунд эчендә узды. Өченче урында – Сергей Звонов, аның нәтиҗәсе – 1 сәгать 9 минут 31 секунд.

Хатын-кызлар арасында ярыммарафонда Елизавета Погудо барысыннан да тизрәк йөгерде, аның нәтиҗәсе 1 сәгать 11 минут 27 секунд тәшкил итте. Икенче урында – Луиза Дмитриева, ул дистанцияне 1 сәгать 11 минут 56 секунд эчендә узды. Өченче урынны 1 сәгать 15 минут 34 секунд нәтиҗәсе белән Анастасия Слепнева алды, дип хәбәр итә Timerman спорт чаралары сериясенең матбугат хезмәте.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев