Логотип Идель
Яңалыклар

Казан мәктәпләрендә укытучыларның өчтән бере – 35 яшькә кадәрге яшь педагоглар

2022 елда 35 яшькә кадәрге укытучылар өлеше 32% тәшкил иткән – ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак.

Бүгенге көндә Казанның балалар бакчаларында, мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 31 меңгә якын кеше эшли, шуларның 16,7 меңе – педагоглар. 2022 елда 35 яшькә кадәрге укытучылар өлеше 32% тәшкил иткән – ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

И.Ризванов сүзләренчә, соңгы 3 елда башлангыч сыйныфлар, математика һәм рус теле укытучыларына кытлык саклана. Бу мәсьәләне хәл итү өчен мәктәп директорларының Казан педагогика көллияте һәм Казан федераль университеты белән хезмәттәшлеге җайга салынган, ел саен эшкә урнашу өчен максатчан укуга конкурс сайлап алулары үткәрелә. Беренче курстан ук студентлар эшләячәк белем бирү оешмасы белән тыгыз элемтәдә торалар. Бүгенге көндә югары уку йортларында максатчан квота буенча 195 студент укый, дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе башлыгы.

Укытучылар һәм җитәкчеләрнең эш сыйфатын яхшырту өчен узган ел мәгариф хезмәткәрләре йортында 95 чара үткәрелде. Шул исәптән яшь педагоглар өчен «Үсеш» интенсивы – 4 атна дәвамында катнашучылар шәхси брендны, психологик грамоталылыкны һәм социаль проектлауны өйрәнделәр. Уку йомгаклары буенча педагоглар үз проектларын тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, җитәкчеләрнең кадрлар резервы өчен «Нокта»ның беренче интенсивы булды. 78 кандидат корпоратив культураның норматив-хокукый базасы, идарә итү механизмнары һәм нигезләре белән танышты.

Мәгариф оешмалары җитәкчеләренең уртача яше – 51 яшь. Шәһәрнең 12 мәктәбендә 35 яшькә кадәрге белгечләр директор булып эшлиләр. 2022 елда кадрлар резервыннан 36 яңа хезмәткәр билгеләнде. Җитәкчеләрне укыту өчен Мәгариф идарәсе «Наставник Плюс» проектын тормышка ашыра. Аның программасы катнашучыларның сорауларыннан чыгып төзелде. 2022 елда 8 семинар үткәрелде, ә 2023 елның маена кадәр тагын 10 семинар үткәрү планлаштырыла.

Проектларда укытудан тыш, 2 идарә белгече һәм 6 учреждение директоры «Мәгариф белән идарә итү» программасы буенча магистратурага керде. Быел бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте И.Ризванов.

Балалар бакчалары мөдирләре һәм педагогларының һөнәри осталыгын арттыруга зур игътибар бирелә. И.Ризванов узган уку елында укыту семинарлары циклы узуын, анда 1500 дән артык тыңлаучы катнашуын сөйләде. Декабрьдә федераль спикер Мария Миркес катнашында семинар узды. Февраль аенда Югары икътисад мәктәбенең мәгариф институты белгечләре балалар бакчалары мөдирләре өчен менеджмент буенча укыту семинарлары уздырачак. Уку елы ахырына кадәр тәрбиячеләр өчен тагын ике семинар узачак.

Эшнең тагын бер юнәлеше – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү өчен кадрлар әзерләү һәм яңадан укулар уздыру. Соңгы ел дәвамында 1 меңнән артык Казан педагогы өчен төрле дәрәҗәдәге спикерлар чакырып, 5 семинар узды, дип хәбәр итте Ирек Ризванов.

Казан педагоглары профессиональ ярышларда актив катнашалар һәм лаеклы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Аерым алганда, беренче бөтенроссия «Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы» конкурсында Татарстан һәм аның башкаласын 116 нчы лицей укытучысы Зилә Афтаховна тәкъдим итте. Ул конкурсның иң яхшы 15 педагогы исемлегенә керде.

«Кешене тәрбияләү» бөтенроссия педагогик хезмәткәрләр конкурсының йомгаклау этабында 146 нчы лицей директоры урынбасары Ольга Константинова һәм 152 нче гимназиянең педагог-оештыручысы Марина Захарова төрле номинацияләрдә призерлар бишлегенә керделәр. «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында илнең иң яхшы 15 педагогы исемлегендә Рената Хәбибуллина билгеләп үтелде. Ул Казанның 397 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

«Россия Ел укытучысы» флагман конкурсы булып тора. Конкурс лауреатлары һәм илнең иң яхшы 15 педагогы арасында 2 нче лицей-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин билгеләп үтелде.

Хәзер «Ел укытучысы» шәһәр конкурсы уза. Илсур Метшин кушуы буенча муниципаль этапка «Инклюзив белем бирү педагогы» һәм «Инклюзив белем бирү тәрбиячесе» дигән өстәмә номинацияләр өстәлде.

И.Ризванов шулай ук 2023 елга планнар турында сөйләде. Алар арасында бөтен илдән педагогларны берләштерә торган Казан мәгариф форумын уздыру бар. «Эшнең мөһим юнәлеше – педагогларның квалификациясен күтәрү, - дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин. - Бу эшне дәвам итәргә һәм бөтен Россиядән экспертлар чакырырга кирәк».

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев