Логотип Идель
Яңалыклар

Казан ресторанында Custom форматында кичке аш узды

31 июль Казан ресторанында CUSTOM форматында кичке аш узды.

Кыскасы, кастомайзер Дарина Сираҗиева, стилист Исмаил Сафиулов һәм бренд-шеф Александр Косов иҗаты кушылган кичә булды. Биредә 3 капсуладан торган образлар тәкъдим ителде. Һәр мода күрсәтү өлешендә кунакларга махсус ризыклар курсы чыгарылды. Шунысы әһәмиятле: кичәдә модельләр ролендә күпләргә таныш блогерлар иде. Барлыгы – 3 бренд катнашты. 

Исмаил Сафиулов тәкъдим ителгән кием капсулаларының үзенчәлеге хакында әйтте:

- Брендларның фәлсәфәсенә таянып, образлар туды. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты: Даринаның эшләрен күреп, киемнәрне стилизацияләдем. Ә чара без күз алдына китергәнчә узды. Мин бик шатмын! – диде ул.

Дарина Сираҗиева, кастомайзер:

- Алдымда чиста холст, ягъни кием иде. Мин эшләнмәләргә ясаган бизәк-элементларга таянып, Исмаил образларны стилизацияләде. Безнең эштән чыгып, бренд-шеф Александр Косов кичәгә ризыкларларны әзерләде. 

Гөлнур Гизатуллина «Ricoco» бренды булдыручыларының берсе: 

- Исмаил Сафилов брендыбызның дусты. Ул талантлы кешеләрне CUSTOM кичәсендә бергә җыю идеясе белән безгә мөрәҗәгать итте. Аның асылы — кием-салымны кастомизацияләү(эшләнмә буяулар/тегү һәм башка элементлар белән үзгәртелә). Дөресен генә әйткәндә, мин бүген үземнең эшләнмәләремне хәтта танымадым да. Искиткеч! Нәтиҗә белән кәнәгать калдым. 

фото: Золотовская Диана

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев