Логотип Идель
Яңалыклар

Казан Россиянең 2024 елгы китапханә башкаласы итеп сайланды

Бүген Казан муниципаль челтәре составында шәһәрнең һәр районында урнашкан 50 китапханә эшли. Ел саен аларга 200 мең укучы йөри.

Казанны Россиянең 2024 елгы китапханә башкаласы итеп сайладылар. Бу хакта бүген Россия китапханә ассоциациясенең Бөтенроссия китапханә конгрессын ябу тантанасында игълан иттеләр.

Яңа башкаланы сайлаганда төп критерий теге яки бу төбәктә китапханә эшенең торышы булган. Бу хакта республика мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанга мактаулы статусны бу елның китапханә башкаласы Мурманскида тапшырдылар. Тантанада Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, шәһәрнең Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова катнашты.

Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан котлау видеосын күрсәттеләр. Ул ассызыклаганча, Татарстан китапханә эшенә зур игътибар бирә.

Бүген Казан муниципаль челтәре составында шәһәрнең һәр районында урнашкан 50 китапханә эшли. Ел саен аларга 200 мең укучы йөри.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев