Логотип Идель
Яңалыклар

КАЗАН "РОССИЯДӘГЕ ИҢ КЫЗЫКЛЫ 20 УРЫН" ИСЕМЛЕГЕНДӘ

Казан Россиядәге иң кызыклы 20 урынның берсе дип танылган.

National Geographic телеканалының 20 еллыгы уңаеннан Россиянең кызыклы урыннарына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән масштаблы проект башлап җибәрде. Ил территориясендә 20 урында телеканалның логотибы элементы булган сары рамкалар рәвешендә инсталляцияләр урнаштырылган. Аларның берсе Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында барлыкка килде.

Касә – шәһәрнең иң заманча истәлекле урыннарының берсе. Анда язылышу тантаналары, гаилә тормышының юбилярларларын хөрмәтләү һәм башка чаралар үткәрелә, ә түбәсендә Казан Кремленә караган күзәтү мәйданчыгы урнашкан.

Мондый сары рамкалар аз билгеле булган матур урыннарда да, Россиянең популяр истәлекле урыннарында да: Санкт-Петербург, Сочи һәм башка шәһәр урамнарында, шулай ук Эльбрусның итәгендә, Төньяк Осетиядәге тарлавыкта һәм Камчаткадагы янартау янында урнаштырылган, дип хәбәр итә телеканалның матбугат хезмәте.

Сайлап алынган барлык истәлекле урыннар турында мәгълүмат, шулай ук инсталляцияләр белән фоторәсемнәр һәм видеоматериаллар National Geographic ның сайтында һәм социаль челтәрләрендә урнаштырыла. Проект тәмамланганнан соң тамашачылар телеканал эфирында нәтиҗәләр белән ролик карый һәм 20 гаҗәеп урында, шул исәптән Казанда төшерелгән кадрлар белән хозурлана алачаклар.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев