Логотип Идель
Яңалыклар

Казан шәһәр мохите сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы 5 шәһәре исемлегенә керде

Казан «шартлы уңайлы климатлы иң зур шәһәрләр» төркемендә мөмкин булган 360 баллның 216сын җыйды.

Казан миллионнан артык кеше яшәгән шәһәр мохите сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы 5 шәһәре исемлегенә керде. Бу хакта ТАССта узган матбугат конференциясендә РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Ересько сөйләде.

Казан «шартлы уңайлы климатлы иң зур шәһәрләр» төркемендә мөмкин булган 360 баллның 216сын җыйды. Узган ел белән чагыштырганда Казан индексны 210 дан 216 га кадәр арттырды.

Миллионлы шәһәрләр арасында 299 балл җыйган Мәскәү лидер булды. Икенче урында - 264 балл белән Санкт – Петербург, өченчедә – Казан, дүртенчедә – 214 балл белән Түбән Новгород, бишенчедә - 212 балл белән Дондагы Ростов.
Моннан тыш, миллионга кадәр халкы булган Татарстанның эре шәһәрләре арасында Чаллы 204 балл җыйган, 2021 ел белән чагыштырганда үсеш 5 балл тәшкил иткән.

250 меңгә кадәр кеше яшәгән зур шәһәрләр арасында Әлмәт 223 балл, Түбән Кама 214 балл җыйган. Иннополис шартлы уңайлы климатлы 5 меңгә кадәр кеше яшәгән Кече шәһәрләр арасында 248 балл җыеп, шәһәр мохите сыйфаты буенча беренче урынны алды.

Татарстан буенча шәһәр мохите сыйфаты индексы уртача 204 баллга тигез, 2019 елга үсеш 13% тәшкил итте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев