Логотип Идель
Яңалыклар

Казан скаутлары шәһәр буенча туган якны өйрәнү квесты үткәрәчәк

Казан скаутлары 21 нче майда шәһәр буенча туган якны өйрәнү квесты үткәрәчәк. Ул Татарстан башкаласының тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә багышланган.

Катнашучыларга табышмаклар һәм башваткычлар чишәргә туры киләчәк. Биремнәр гадәти чират тәртибендә башкарылачак. Җыелу урыны соңрак игълан ителәчәк, әмма квест үзе шәһәрнең үзәк өлешендә узачак, башлануы 10:00 сәгатьтә, дип хәбәр итә оештыручылар. 

Өч маршрут яшь буенча бүленгән. Мәсәлән, кечкенә түгәрәктә 10 яшькә кадәрге балалар катнаша, зур түгәрәккә теләгән һәркем керә ала, яшерен түгәрәккә билгеле бер нашивкалары булган кешеләр генә эләгәчәк. 

Уен барлык теләүчеләр өчен оештырылган. Катнашу өчен үзең белән зарядлы телефон, ручка яки карандаш, портатив зарядка, ихтыяҗ бар икән, су яки ашау алырга кирәк. Теркәлү, оештыручылар турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев