Казан укучысы рәсемен Россиянең ботаника китапханәсенә кертәчәкләр
Казанның Идел буе районы 42 нче номерлы мәктәбенең 13 яшьлек укучысы Әмирә Айтбагина «Третьяков галереясы -online» бөтенроссия иҗади конкурсы призеры булды.
Казанның Идел буе районы 42 нче номерлы мәктәбенең 13 яшьлек укучысы Әмирә Айтбагина «Третьяков галереясы -online» бөтенроссия иҗади конкурсы призеры булды. Аның эше Россиянең ботаника китапханәсенә керәчәк, аны 1 нче ноябрьдә Третьяков галереясында ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне» акциясенә тәкъдим итәләр.
Конкурс турында Ә.Айтбагина сәнгать мәктәбендә белгән, ул анда өченче ел укый. Бала үз эшендә Кызыл китапка кертелгән ирис чәчәген ясаган. Кыз сүзләре буенча, җиңү аның өчен көтелмәгән булган. «Мин иҗат белән шөгыльләнергә, төрле жанрлар һәм техника белән тәҗрибәләр ясарга яратам, һәм киләчәктә бу мавыгуның төп эшемә әверелүе турында хыялланам», – дип уртаклашты ул.
«Третьяков галереясы-online»да илнең 16 төбәгеннән 17 катнашучы җиңүче булды. Конкурс «Поколение М» проекты кысаларында үткәрелә, дип хәбәр ителә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтында.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев