Логотип Идель
Яңалыклар

Казан университеты яңа уку елында иске татар телен өйрәнүчеләр төркеме ача

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов яңа уку елыннан иске татар телен өйрәнүчеләр төркеме ачылачагын әйтте.

«Халыкара мөнәсәбәтләр институты яңа уку елыннан көнчыгыш археография төркеме җыя. Яшьләр иске татар, кытай, монгол, уйгыр телләрен өйрәнәчәк. Бу эш Миркасыйм Госманов, Диләрә Тумашева һәм башка бөек укытучылар кебек шәхесләр әзерләр өчен кирәк. Безнең бу тармак әле шиңмәгән. Ул үсәчәк. Иң мөһиме, тиздән яңа җимешләребез булачак», - диде Рамил Хәйретдинов Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгына багышланган күргәзмә ачу тантанасында.

Рамил Хәйретдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә яңа төркемнең 2023 елның сентябреннән укый башлаячагын әйтте. Аның сүзләренчә, быел әлеге төркемгә бюджет хисабына 25 абитуриент алыначак.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев