Логотип Идель
Яңалыклар

«Казан утлары» журналы Шәмсия Җиһангированың әсәрен кесә китабы итеп чыгарачак

«Казан утлары» журналы бүгенге көнгә 18 кесә китабы чыгарды. Алар хәзер 3 мең тираж белән чыга.

«Шушы көннәрдә Шәмсия Җиһангированың әсәре дөнья күрәчәк. Без аны күбрәк шагыйрә буларак беләбез. Аның проза әсәрләре дә кызыклы. Унтугызынчы кесә китабы итеп аның китабы басылачак. Шулай ук укучыларга таныш булмаган авторлар бар, шуларны дөньяга чыгарырбыз дип өметләнәбез», – дип сөйләгән "Татар-информ"га Рөстәм Галиуллин.

Кесә китапларын чыгарганчы халыкның нинди китаплар укырга теләве белән кызыксынабыз, киңәшләшәбез. Аннан бер фикергә килеп сайлап алабыз. Әлеге китаплар укучыга сатып алу өчен дә арзан, бастырып чыгару өчен дә чыгымнары күп түгел. Типографиягә дә эш бар, ай сан диярлек китап чыга. Китап сату белән эш итүче сәүдәгәрләр дә җәлеп ителде, ди «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев