Логотип Идель
Яңалыклар

Казан Яңа елны ничек каршы алырга әзерләнә?

Бәйрәм көннәрендә Казанда ачык һавада 170 ләп яңа ел чарасы узачак. «Бер, ике, өч – 2023» махсус программасы буенча мәдәният һәм мәгариф, яшьләр сәясәте учреждениеләрендә барлыгы 400 дән артык чара планлаштырылган.

Бәйрәм көннәрендә Казанда ачык һавада 170 ләп яңа ел чарасы узачак. «Бер, ике, өч – 2023» махсус программасы буенча мәдәният һәм мәгариф, яшьләр сәясәте учреждениеләрендә барлыгы 400 дән артык чара планлаштырылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, якын арада республика башкаласының төрле нокталарында чыршы шәһәрчекләре ачылачак, әйтик, Совет районында 21 нче декабрьдә – Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамында урнашкан мәйданчыкта, ә 25 нче декабрьдә – Төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында.    

«Күпсанлы үтенечләр буенча быел янә ипподром янында мәйданчык ачылачак. Анда да шугалак оештырылачак, чаралар даими рәвештә узачак. Гомумән, Совет районының үзенең яңа ел персонажы – Игелекле Совет районы клоуны булачак, ул гадәти булмаган урыннарда халыкны каршы алачак һәм кәеф күтәрәчәк», - дип уртаклашты А.Абзалов.

Тагын бер яңа ел мәйданчыгы 22 нче декабрьдә – Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркында, ә 23 нче декабрьдә Идел буе районындагы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда ачыла. 

Идел буе районында 21 нче һәм 22 нче декабрьдә чыршы шәһәрчекләре «Чулпан» мәдәни үзәге һәм «Авангард» скверында эшли башлаячак. Отар, Победилово һәм Кукушкино поселокларында яшәүчеләр өчен яңа ел программасы Отардагы мәдәният йорты янында планлаштырылган. 

Мәскәү районында Яңа ел мәйданчыгы 23 нче декабрьдә Химиклар мәдәният йорты янындагы «Наратлык» паркында ачыла. Ә Вахитов районы территориясендә, Зәйни Солтан урамы буенча урнашкан чыршы кунакларны 26 нчы декабрьдә көтә. 

«Быел тагын бер матур мәйданчык Киров районындагы «Салават Күпере» паркы булачак. Ул агымдагы елда ачылды һәм аны тулысынча бизәделәр. Анда чыршы һәм чаралар булачак. Ачылу 21 нче декабрьгә планлаштырылган. Һәм анда яңа ел яллары көннәрендә даими рәвештә программа планлаштырылган», - дип ассызыклады А.Абзалов.    

Аның сүзләренә караганда, Яңа Савин районындагы «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйдан гадәттәгечә төп җәлеп итү үзәкләренең берсе булачак, анда яңа ел мәйданчыгы бүген 17:00 сәгатьтә ачылачак. Кунакларны бәйрәм концерты көтә, шулай ук «КышДаКар-фест» фестиваленең бәйрәм сәүдә рәтләре дә оештырылачак.

«Бу фестиваль Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты, Казанның Туризмны үстерү комитеты ярдәмендә үткәрелә. Ул халыкка фермерлар җитештергән һәм республика муниципалитетларында экологик чиста товарлар җитештерүче үзмәшгульләр турында сөйләү өчен оештырылган», - дип аңлатты спикер. 


Тагын бер ярминкә Бауман урамында 30 нчы декабрьдә ачылачак һәм яңа ел бәйрәмнәре дәвамында эшләячәк.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев