Логотип Идель
Яңалыклар

«Казан ярминкәсе»ндә үзмәшгульләр өчен маркет узачак

Маркетта берничә мәйданчык эшләячәк: дизайн-зона, фуд-корт, бьюти-зона, фоторәсемнәр зонасы, фотозона һәм флористика-декор белән бәйле зона.

 26 нчы һәм 27 нче февральдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Сфера» үзмәшгульләр маркеты узачак. Анда шулай ук «Һөнәри керемгә салым» дигән махсус салым режимын кулланучы шәхси эшмәкәрләр да катнаша ала. Алар өчен лекторий һәм мастер-класслар оештырылачак.

Маркетта берничә мәйданчык эшләячәк: дизайн-зона, фуд-корт, бьюти-зона, фоторәсемнәр зонасы, фотозона һәм флористика-декор белән бәйле зона. Күңел ачу өлеше өчен үзмәшгульләр статусында эшләүче артистлар, кавер-төркемнәр, музыкантлар, диджейлар җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Маркетта катнашу өчен гаризаны sphera.market@gmail.com электрон адресына җибәрергә кирәк. Хат текстында түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш: брендның исеме һәм эшчәнлеге, элемтә өчен мәгълүматлар (тулы исем, телефон номеры), шәһәр, шулай ук брендның социаль челтәрләренә сылтамасы, физик затның 2021 ел өчен профессиональ керемгә салым түләүче сыйфатында исәпкә куелуы (учеттан төшерү) турында белешмә яки Федераль салым хезмәте сайтыннан чарада катнашу датасына скриншот, вакцинация турында яисә COVID-19 белән авыруны раслаучы QR-код.

Барлык сораулар буенча консультацияне + 7(917)291-97-81 (Нәфисә Альтапова) яки +7(927)247-78-44 (Александр Мороз) телефоны буенча алырга мөмкин.

Маркет 11:00 дән 20:00 гә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев