Логотип Идель
Яңалыклар

Казан яшьләре уңайлы тормыш өчен нәрсә кирәклеге турында сөйләде

Яшьләр ял итү һәм аралашу өчен урыннарның күп төрле булмавын, җәяүлеләр өчен начар үсеш алган челтәрне билгеләп үттеләр.

Казанның 600 дән артык яшь кешесе «Казаныш» архитектура-төзелеш форумы кысаларында үткәрелгән сораштыруда катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча шәһәрленең портреты төзелде.

Сораштыруда катнашучылучыларның 42,5% ы – шәһәрнең җирле халкы, 41,9% ы – уку йортына кергәндә күчеп килүчеләр, 7,9% ы – шәһәр ошаганга күчүчеләр, ә 5,5% ы эшкә урнашу сәбәпле ТР башкаласына килгән, дип хәбәр итә Шәһәрнең үсеш институты.

Сораштырылучыларның күбесе шәһәрнең Совет, Идел буе һәм Яңа Савин районнарында яши. Казанлылар еш кына гаиләләре һәм дуслары белән ял итә, парклар һәм скверларга чыга, шулай ук театрларга, кино һәм кафеларга йөри. Халыкның 7,6% ы спорт белән шөгыльләнүне өстен күрә, ә табигатьтә ял итүне 4,9% ы гына сайлый.

Респондентлар ял итү һәм аралашу өчен урыннарның күп төрле булмавын, җәяүлеләр өчен начар үсеш алган челтәрне билгеләп үттеләр. Яшьләр шулай ук шәһәрдә кирәкле урыннарны билгеләде. Парклар һәм скверлар өчен 13,7% тавыш биргәннәр, велосипед юллары һәм спорт мәйданчыкларына – 9,1%, арт-кластерлар һәм җәяүлеләр урамнарына – 8,9% һәм 8,8%.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, күпчелеге эш урыннарына җәмәгать транспортында яки шәхси автомобильдә барып җитә. Яшьләр юллардагы еш бөкеләрне, җәмәгать транспортының җитәрлек үсеш алмавын һәм урам-юл челтәренең канәгатьләнерлек булмавын җиткергән.

Исегезгә төшерәбез, «Казаныш» архитектура-төзелеш форумы 1-3 нче декабрьдә «Урам» экстрим-паркында узды. Чара архитектура, дизайн һәм төзелеш өлкәсендә 200 ләп экспертны берләштерде. Тамашачылар һәм экспертлар яшьләр өчен шәһәр нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштылар.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев