Казанда өч телле журнал чыга башлады
“Maqsat” - татарча, русча, инглизчә нәшер ителә торган яңа журналның исеме әнә шундый.
“Maqsat” - татарча, русча, инглизчә нәшер ителә торган яңа журналның исеме әнә шундый. Язмаларны берьюлы өч телдә тәкъдим итә торган яңа басма үз укучыларын табарга да өлгерде.
“Адымнар - Казан” күптелле мәгариф комплексының максаты да өч телдә аралаша белгән балалар үстерү бит! Шул җәһәттән журнал, чыннан да, максатка ирешүнең бер ысулы булып тора.
Үз журналларын булдыру - укучыларның күптәнге теләге иде, ниһаять, хыял чынга ашты. “Maqsat” журналына мәкаләләрне балалар үзләре яза. Күптелле мохиттә үсүче шәкертләр басманы өч телдә: татарча, русча, инглизчә алып бара. Мәкаләләрнең мәүзуглары да киң колачлы: микробиология, кино, әдәбият, телләр, кызыклы шәхесләр.
Яшь журналистлар: “Безнең өчен бу - бик яхшы тәҗрибә, без әңгәмә корырга, мәкаләләр язарга, үзебезнең фикерләребезне белдерергә өйрәнәбез. Барлык укучылар безнең журналыбызны кызыксынып, яратып укый, һәр санны түземсезлек белән көтә”, - дип ышандыралар.
Матбугат эшендә аларга “Адымнар - Казан” мәктәбенең PR директоры - Лилия Юныс кызы Әхмәтшина ярдәм итә. Журналның дизайнеры: 11 сыйныф укучысы - Илназ Фәттах.
Журнал белән электрон форматта “Адымнар - Казан” телеграм каналы аша танышырга мөмкин.
Ихтыяр
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев